Татарстан Республикасында 1049 капиталь төзелеш объектына карата чикләүләр билгеләнгән һәм 664 мәдәни мирас объекты территорияләре чикләре турында белешмәләр кертелгән - Комитет тарафыннан 2023 елның 12 аенда башкарылган эш нәтиҗәләре шундый.
Әлеге бурычны үтәү өчен ведомство 431 боерык чыгарды, объектларны инвентаризацияләде, җирле үзидарә органнары, кадастр инженерлары, Росреестрның ТР буенча идарәсе һәм «Роскадастр» ППК филиалы белән эш җайга салынды.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 1 декабрендәге карары белән расланган Киңлек мәгълүматларының Милли системасын булдыру буенча дәүләт программасы кысаларында сынау проектында катнаша. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына мәдәни мирас объектлары турында белешмәләрне вакытында кертү дәүләт территорияләрен үстерүне планлаштырганда хаталарны булдырмый калырга, төзелеш планнарын эшләүгә ярдәм итә.