Конкурс документациясенә ярашлы, контрактның башлангыч бәясе республика бюджетыннан 6,6 млн сум тәшкил итә. Катнашу өчен гаризалар кабул итү 30 октябрьгә кадәр ачык. Эшкә барлыгы 8 ай бирелә. Дәүләт академия симфоник оркестрының ике катлы кирпеч бинасы Казанда Гоголь урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан һәм мәдәни мирас объекты булган «Марко (Набоков) йорты» буларак билгеле. Ул XX гасыр башында архитектор Константин Саввинович Олешкевич проекты буенча төзелгән. 1918 елдан соң биредә контрреволюция, спекуляция һәм саботаж белән көрәш буенча Гадәттән тыш тикшерү комиссиясе урнашкан.