Документ нигезендә саклау зонасы, төзелешне һәм хуҗалык эшчәнлеген көйләү зонасы һәм саклана торган табигый ландшафт зонасы билгеләнгән. Шәһәр төзелеше регламентларына куелган таләпләр Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарындагы 8 торак пунктка, шул исәптән Иннополис, Введенская Слобода, Гаврилково авылларына да кагыла.
Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, 2017 елда номинация досьесын карау нәтиҗәләре буенча Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән (ЮНЕСКО). Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 12.09.2015 № 972 карарына ярашлы рәвештә, Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән мәдәни мирас объектларын саклау зоналары чикләрен, әлеге зоналар территорияләре чикләрендә җирләрне куллану режимнарын һәм әлеге зоналар территорияләре чикләрендә шәһәр төзелеше регламентларына таләпләрне раслау Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы вәкаләтләренә кертелгән. Саклау зоналары проекты раслау алдыннан җәмәгатьчелек фикер алышуларын узды, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай нәтиҗәсе алынды.