И.Н. Гущин: «Бүген үзләштерелергә тиешле җирләрне археологик тикшерүләрнең яңа тәртибен эшләү зарурлыгы туды»

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында II Казан Халыкара юридик форумы башланды, аның кысаларында «Төзелеш - икътисад драйверы» сессиясе узды.

Комитет рәисе Иван Гущин чарада спикер сыйфатында катнашты.

Дәрәҗәле кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Россия Дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан мэры Илсур Метшин бар иде.

Тармакның мөһим һәм актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар - инвестиция-төзелеш циклы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге һәм аны төбәкләр тарафыннан оптимальләштерү, СНиП һәм СанПиН бетерелү, техник регуляторлар санын киметү, шәһәрнең архитектур-шәһәр төзелеше йөзен килештерү зарурлыгы, төзелеш тармагын үстерүдә мәгълүмати модельләштерү технологиясенең роле.

Шәһәр территорияләрен үстергәндә мәдәни мирас объектларының потенциалы һәм аларны саклап калу темасына аерым кагылдылар.

Иван Гущин төзелеш ниятләрен гамәлгә ашырганда төп проблемалы нокталарны билгеләде һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча закон таләпләрен тәэмин иткәндә баланска ничек ирешелүен сөйләде. Республика территориясендә уникаль табылдыкларга мисаллар китерде. Шулай ук мирасны саклау өлкәсендәге төп закон яңалыклары һәм хәзерге вакытта аеруча перспективалы һәм таләп ителгән инициативалар турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International