Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Марсель Вәлиуллин Зәй муниципаль районының “1 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе” 9-11 сыйныф укучылары өчен “Үз белемең белән уртаклаш” Бөтенроссия мәгариф акциясе кысаларында “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте структурасы һәм Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты эшчәнлеге” темасына дәресе үткәрде. Чарада 53 укучы катнашты.
Шулай ук М.М. Вәлиуллин укучылар алдында тантаналы шартларда Белем көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның мөрәҗәгатен дә укыды.
Шунысы игътибарга лаек, дәрес мәктәп бинасының актлар залында оештырылган, ул җирле (муниципаль) әһәмияттәге “Земство мәктәбе", 1910 ел мәдәни мирас объекты булып тора һәм дәүләт саклавында.