Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасын карады

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасын карады.

Бутлеров урамында1914 елда Дворян җир банкының Казан бүлеге өчен төзелгән ике катлы тарихи бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора.

3 мең квадрат метрдан артык мәйданлы объектны реставрацияләү берничә ел дәвамында алып барылды. Масштаблы ремонтка кадәр монда дәвалау учреждениесе урнашкан иде. Хәзер бу министрлык хезмәткәрләре өчен уңайлы офис.

Рөстәм Миңнеханов эш бүлмәләрен, конференцияләр залларын, шулай ук бүлмәләрнең берсендә оештырылган музейны карап чыкканнан соң, башкарылган ремонт-реставрация эшләренә югары бәя бирде.

Аны озатып йөрүчеләр арасында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Нияз Ситдыйков бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International