Россия Икътисади үсеш министрлыгында тарихи утарларны торгызу буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Көн тәртибендә кунакханә-туристлык хезмәтләрен күрсәтү өчен тарихи объектларны урнаштыру һәм янәшәдәге территорияләрдә кунакханә-туристлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре.
Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Д.С. Вахруков рәислегендә узган утырыш кысаларында тарихи утарларны туристлык әйләнешенә җәлеп итү буенча проблемалы мәсьәләләр билгеләнде. Монда 73 нче Федераль закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре дә, реставрацияләү эшләренең югары бәясе, инвесторларга салынган проектларны гамәлгә ашыруга финанс чараларының үз-үзен аклау сроклары да бар. Утарларны торгызу буенча потенциаль проектларга дәүләт ярдәме кирәклеге турында да сөйләделәр.
Ведомствоара комиссия агымдагы елның февралендә Президент В.В. Путинның Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышы йомгаклары буенча 2022 елның 6 сентябрендә бирелгән йөкләмәсе нигезендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры боерыгы нигезендә оештырылды.
Татарстаннан комиссия составына ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко керде.