Ижауда бу көннәрдә Идел буе һәм Урал федераль округларының мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен округ семинар-киңәшмәсе уза, анда Комитет рәисе Иван Гущин катнаша.
Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы, Россия Федерациясе тарафыннан тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру, төбәктә туризм үсеше, тарихи-мәдәни һәм архитектура мирасы - программа чаралары кысаларында хәл ителә торган төп темалар һәм бурычлар.
Мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге эшләрнең торышы турында «түгәрәк өстәлләр» форматында да, турыдан-туры Сарапул шәһәренең мәдәни мирас объектларына һәм «Лудорвай» музей-тыюлыгына барып фикер алышалар.