3-4 июльдә Татарстан башкаласында Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында «РЕБУС: Тарихи үзәктә төзелеш икътисады» халыкара форумы уза.
Форумның төп бурычы - бу өлкәдә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм кейсларны җыю һәм анализлау, аларны төбәкләр һәм федераль үзәк эшенә кертү буенча методик тәкъдимнәр эшләү.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: «Дәүләт һәм шәхси девелопмент заманча сыйфатлы объектлар төзелешенә күп акча кертә. Алар тарихи үзәктә төзелә. Монда төзелеш шәһәр халкы өчен файдалы булсын, архитектурага туры килсен һәм шул ук вакытта икътисади яктан акланган булсын өчен баланс саклау бик мөһим. Әлбәттә, тарихи шәһәргә инвестицияләр - озак вакытлы. Дәүләти-хосусый партнерлык механизмнары, территорияләрне үстерүгә яңа алымнар һәм нәтиҗәле чишелешләр эшләү турында һөнәри сөйләшү мөһим», - дип билгеләп үтте.
Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм форум кунаклары күргәзмәне карадылар, анда катнашучылар тарихи җирлекләрдә файдалану өчен тәкъдим ителә торган яңа технологияләр, чишелешләр һәм материалларны тәкъдим иттеләр.
Форумда катнашучылар белән Комитет рәисе Иван Гущин тарихи территорияләрне саклау һәм үстерүдә Татарстан хакимият органнарының комплекслы якын килүе белән бүлеште. Республикада билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә торган нәтиҗәле инструментлар турында сөйләде, Татарстанда шәһәр төзелешен җайга салуның төгәл һәм аңлаешлы системасын билгеләү эшен аерым билгеләп үтте. Чистай шәһәренең тарихи җирлекен савыктыру буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыруга һәм Алабуга шәһәренә карата планнарга җентекләп тукталды.