Бүген Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев рәислегендә яңа кунакханә комплексы төзелеше мәйданчыгында күчмә киңәшмә узды.
Анда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов һәм башкалар катнашты.
Яңа кунакханә төзү турындагы карарны республика җитәкчелеге агымдагы ел башында Болгар тарих-археология комплексына килүчеләрнең саны арту сәбәпле кабул итте. Соңгы елларда өч йолдызлы дәрәҗәдәге кунакханә номерларының җитмәве нык сизелде. Узган ел Болгарда 830 мең турист һәм хаҗилар булган. Агымдагы ел башыннан Болгар тыюлыгы 155 меңнән артык кунак кабул итте инде.
«Өч йолдыз» яңа 3 катлы кунакханә комплексы инвестор акчалары хисабына төзеләчәк, аны кулланышка кертү 2024 елның июнь аена билгеләнгән. «Татинвестгражданпроект» ДУП эшләгән проект нигезендә, кунакханә борынгы Болгар шәһәрлегенең тарихи өлеше чигеннән читтә урнашачак. Анда 300 кешегә исәпләнгән 185 номер булачак. Шулай ук конференц-зал, балалар өчен уен залы, ресторан, төзекләндерелгән зур мәйданчык, гамәлдәге табигый ландшафтка нәзакәтле кертелгән.