Чит ил делегациясе «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV Халыкара икътисадый форумы эшендә катнаша.
Очрашу Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бинасында узды. Очрашу кысаларында Иван Гущин мәртәбәле кунаклар өчен федераль әһәмияткә ия архитектура һәйкәле «Дротоевский йорты» буенча экскурсия оештырды, аның барышында бинаны яңа функциягә җайлаштыру үзенчәлекләре турында сөйләде (элек бу күпфатирлы торак йорт иде).
Кунакларга шулай ук Татарстанның тарихи объектларны һәм тарихи җирлекләрне саклау буенча күпьеллык тәҗрибәсе күрсәтелде. Иван Гущин агач төзелеш сәнгате объектларын саклау, архитектура һәйкәлләрен реставрацияләгәндә заманча технологияләр куллану, шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә вакытлы ресурсларны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган геомәгълүмат системаларын үстерү турында җентекләп сөйләде.
Үз чиратында Индонезия Аче провинциясе Хөкүмәте каршындагы Консультатив совет рәисе Мәхмүд Әл-Хәйртар Казанның тарихи объектларын саклау эшенә югары бәя бирде һәм Индонезия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында мәдәни байлыкны саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген билгеләп үтте.