ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Зәй шәһәренең «ТЕХНО заводы» ҖЧҖ филиалы хезмәткәрләре белән очрашты. Аларга республиканың 2022 елдагы социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре хәбәр ителде, шулай ук республика программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру буенча 2023 елга планнар билгеләнде.
Гражданнарның һәм хезмәт коллективларының җыены гадәттәгечә республиканың муниципаль берәмлекләрендә һәр елның гыйнвар-февралендә уза.