Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, аның Рәисе Иван Гущин якынлашып килүче 2023 ел белән котлый

2022 елның 30 декабре, җомга

2022 ел тәмамлана!

Узып баручы елда без Сезнең белән күп эшләдек һәм шуның нәтиҗәсендә күп нәрсәгә ирештек. Очраштык, аралаштык, өйрәндек, иҗат иттек, сакладык, бер сүз белән әйткәндә алга бардык!!!

Тарихта беренче тапкыр без республикада дәүләт сагында торган 5775 объект санына ирештек.

Без Сезгә бик  рәхмәтле!!

Безнең белән быелгы катлаулы елда булган һәркемгә – тармак профессионаллары, волонтерлар һәм җәмәгатьчеләр, уртак эш – мәдәни мирасны саклап калу берләштергән битарф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез.

Бик зур рәхмәт Сезгә! Яңа елда бөтен теләкләрегез тормышка ашсын! Якыннарыгызга сәламәтлек, тотрыклылык һәм эшегездә ышанычлылык телибез! Уникаль һәм тарих мирасны саклап калу өчен без һәркайчан бергә булачакбыз!

Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, аның Рәисе Иван Гущин якынлашып килүче 2023 ел белән котлый.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International