Казан Кремлендә урнашкан Гаммәви урыннар бинасы ишегалдын беренче тапкыр Яңа ел чыршысы бизәде. Бу территорияне төзекләндерү биредә кешеләр өчен ачык булган җәмәгать киңлеген булдырырга мөмкинлек биргән. Анда инде хәзер үк бәйрәм тамашалары уза, артистлар һәм аниматорлар һәрвакыт халык, ә иң мөһиме балалар күңелен ачарга әзер. Шулай ук биредә тамак ялгап алырга һәм чәй эчәргә мөмкин. Ишегалды иллюминация белән бизәлгән. Тамашалар 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Җәй көне террасалар, ял итү урыннары оештыру, лекцияләр үткәрү, мастер-класслар һәм теләсә нинди башка белем бирү чаралары, шул исәптән кинокүрсәтүләр каралган.
Искәртеп узабыз, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган Казан Кремленең ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре быел үткәрелде. Объектны саклау буенча барлык таләпләр үтәлгән.