ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе үз эшенә нәтиҗә ясады

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Мәскәүдә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе Сергей Лавров рәислегендә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең гомуми җыелышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Җыелыш барышында РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров узган чордагы эш нәтиҗәләре турында нотык белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Санкт-Петербургта һәм Казанда узган Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумны билгеләп үтте. «Ул 56 илдән, БДБ, Азия, Африка, Латин Америкасыннан, шул исәптән министрлар дәрәҗәсендә дә делегацияләр җыйды. Әлеге чара искә алынган конвенция кысаларында юбилей елының иң зур һәм иң мәртәбәле вакыйгасы булды», - дип ассызыклады РФ Тышкы эшләр министры.

Минтимер Шәймиев гомуми җыелыштагы чыгышында билгеләп үткәнчә, быел безнең ил өчен җиңел булмады. Ул искә төшергәнчә, 2021 елда Россия Комитет рәисе итеп сайланган иде һәм агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасы башкаласында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе узачак.

«Көнбатышның Россиядә сессияне уздырмаска тырышуларына карамастан, декабрь аенда Санкт-Петербургта һәм Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган киң колачлы халыкарафорум узды. 60 илдән килгән катнашучылар бу чараны һәм Россия Федерациясенең бөтендөнья байлыгын саклауга керткән өлешен югары бәяләделәр», - диде Минтимер Шәймиев.

Ул форум кысаларында 10 халыкара конференция, алар арасында Санкт-Петербургта «Табигатьтән файдалану һәм бөтендөнья табигый мирасын саклау», мәдәни һәм табигый мирас объектларына идарә итүчеләр конференцияләре, Бөек ефәк юлы буенда – Казанда сәнәгать мирасын һәм мирасны саклау мәсьәләләре турында сөйләде. «Татарстан башкаласында дини мирас һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен традицион конфессияләр вәкилләре дә җыелды. Сүрия Гарәп Республикасының Мәдәният министры җитәкчелегендәге делегация, Якын Көнчыгыш илләре вәкилләре җимерелгән Пальмира һәйкәлләрен торгызуга багышланган конференциядә катнаштылар. БДБ киңлекләренә килгәндә, БДБ илләренең җаваплы секретарьлары ЮНЕСКО мәйданчыгында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмәгә җыелдылар. Бу мисаллар илебезнең бөтендөнья мирасы һәйкәлләрен саклау һәм яклау проблемасына җаваплы һәм игътибарлы карашын күрсәтә», - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе .

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, 2012 елда, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясе кысаларында, Комитет сессияләре тарихында беренче тапкыр, Татарстанда Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе уздырылган иде. Соңыннан бу чара ЮНЕСКОның эшенә кабул ителде һәм Комитетның даими сессияләренең аерылгысыз өлешенә әверелде.

Форум кысаларында Казанда яшьләрнең ике чарасы – 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен Бөтендөнья мирасы өлкәсендәге яшь белгечләрнең Халыкара конференциясе, шулай ук мәктәп укучылары өчен Бөтендөнья мирасы Комитеты моделе үткәрелде.

«Бөтендөнья мирасы Комитеты моделе беренче тапкыр Татарстан Республикасының «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» инновацион күп телле белем бирү комплексы базасында узды, ул халыкара аралашу теле буларак туган телләрне (рус һәм татар) һәм инглиз телләрен өйрәнү нигезендә киң мәдәниятара хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу концепциясендә төзелгән. Бездә шундый алты күп телле мәктәп бар. Без ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенә бик рәхмәтле, быел Казанда «Адымнар» мәктәбе ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәбе статусына лаек булды һәм бу бөтендөнья челтәренең бер өлешенә әверелде.

Узган чаралар балаларыбызның аңына киләчәк буыннарга тапшыру өчен милли мәдәни-тарихи милекне саклауның мөһимлеге фикерен җиткерер дип өметләнәбез", - дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.

«Бу форумның, куәтле берләштерүче көн тәртибе белән, Санкт-Петербург белән беррәттән, «Бөтендөнья мирасын саклау императивы буларак, мәдәниятара диалог»ның ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклауга аерым игътибар бирелүче Татарстан Республикасы территориясендә узуы, аның өчесе ЮНЕСКО Исемлегенә кертелүе безнең өчен зур дәрәҗә», - дип өстәде ул.

Чыгышының ахырында Минтимер Шәймиев: «Матди мирас безнең рухи мирасыбыздан аерылгысыз. Объектта тирән тикшеренүләр ярдәмендә борынгы Болгар моннан 1100 ел элек бу җирдә Исламның кешеләрнең үз теләкләре белән кабул ителүен ачыклады. Барлык татарстанлылар һәм республика җитәкчелеге исеменнән без Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенә, министрлыкларга һәм ведомствога әлеге тарихи вакыйга уңаеннан җылы котлаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Татарстан Республикасы киләчәктә дә мирасны халыкара дәрәҗәдә саклау һәм алга этәрү, ЮНЕСКОның программалы эшчәнлегендә катнашу буенча комплекслы эшне дәвам итәргә ниятли. Татарстан шулай ук бу юнәлеш буенча илебезнең башка субъектлары белән дә хезмәттәшлеккә ачык».

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International