Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

Чистай мәдәни мирас объектларын саклау эше турында Иван Гущин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, мәдәни катламның төгәл чикләрен билгеләү өчен Чистайның тарихи өлешен археологик тикшерү оештырылган, 14 объект буенча реставрацияләүнең эскиз проектлары эшләнгән.

Комитет ягыннан конкурс документлары составына кертү максатларында мәдәни мирас объектларының техник торышының актуальләштерелгән актларын (АТС) әзерләү һәм билгеләнгән тәртиптә саклау йөкләмәләре бирү тәэмин ителә.

2 этапны гамәлгә ашыру кысаларында 17 мәдәни мирас объектыннан торган исемлек билгеләнде, алар буенча реставрациянең эскиз проектларын эшләргә кирәк.

 

 

Комитет хезмәткәрләре тарафыннан Чистай башкарма комитеты каршындагы тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булмаган объектларны җимерү турында карарлар кабул итү буенча комиссия эше кысаларында инвентаризация үткәрелде. Бу аның чыгышының кайбер тезислары гына.

Искәртәбез, май аенда Рөстәм Миңнеханов Чистайның тарихи үзәгендә булды, реконструкцияләү күздә тотыла торган мәдәни мирас объектлары белән танышты. Объектларны аукционнан тормышка ашыру буенча актуаль бурычлар билгеләнде. Тагын кайбер объектлар буенча дәүләт программалары кысаларында тулысынча реставрацияләү планлаштырыла.

Шулай ук Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тә чыгыш ясады, ул мәдәни мирас объектларында нинди эшләр алып барылуы турында сөйләде. Кайбер объектлар инвесторларда кызыксыну уятты. Башкалар буенча конкурс документларын әзерләү бара.

10 тарихи объект шәһәр формалаштыручы дип танылды. Моннан тыш, сүтүгә мораторияләр урнаштырылган – биналарны сүтү шәһәр төзелеше комиссиясе белән килештереп кенә башкарылырга мөмкин. Тагын кайбер объектлар буенча дәүләт тарихи-архитектура экспертизасын уздыру таләп ителә.

Эдуард Хәсәнов реставрация эшләрен уздыру срокларын инвесторлар өчен ике елдан биш елга кадәр арттыру мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, объектны реставрацияләүне уздыру сроклары билгеле бер шартларны үтәгәндә генә артырга мөмкин: әгәр беренче өч елда фасад һәм түбә ремонтланса, реставрацияләү вакыты 5 елга кадәр артырылырга мөмкин.

Шәһәрнең тарихи өлешендәге эшләргә бәйле рәвештә инженерлык челтәрләрен модернизацияләү турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Чистайда пассажир пристане төзелеше схемасы һәм мәсьәләләрен тикшерделәр. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы барлык кирәкле документлар, шулай ук экспертиза әзер, дип белдерде. Татарстан Президенты, бу мәсьәләгә аңлатма биреп, Чистайның туристлар җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен пристань төзелеше буенча эшнең туристлар агымын үстерү өчен кирәклеген әйтте.

«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары уку йортының архитектура-реставрация тикшеренүләре үзәге директоры Светлана Персова Чистай тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясен эшләү этапларын тәкъдим итте.Ул шәһәрне тикшерү нәтиҗәләре, тарихи төзелешне инвентаризацияләү турында сөйләде, аның барышында элек бәяләнеп бетмәгән тарихи объектлар ачыкланды. Шулай ук тарихи-мәдәни терәк планын төзү буенча да эш башкарылды.

Туризм потенциалы һәм аны арттыру буенча адымнар турында Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. Ул, аерым алганда, туризм инфраструктурасының яңа объектлары аша туризм үсеше нокталарын арттыру буенча грант программасы булдырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, Сергей Иванов фикеренчә, бүген су инфраструктурасын туризм маршрутларына җәлеп итү мөһим.

Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә туризм хезмәтләрен арттыру, туристлар агымы үсеше өчен шартлар тудыру өчен бизнес-структураларны актив җәлеп итәргә тәкъдим итте. Ул, Чистай туристларны  җәлеп итүчәнлеге буенча Алабугадан берни белән дә калышмый, диде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук глемпинг программалары мөмкинлекләрен кулланырга тәкъдим итте, моңа табигый ландшафт та бар, диде ул.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International