Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетында Индонезия республикасыннан рәсми делегациясе булды. Индонезия - көньяк-көнчыгыш Азиянең 300 миллионга якын халкы булган иң эре илләреннән берсе, күп кенә уртак проектларда Россия һәм Татарстанның икътисади партнеры. Сәнәгать хезмәттәшлеге белән бергә әлеге җирдә яшәүче халыклар тарихы да зур кызыксыну уята.
Комитет рәисе Иван Гущин кунакларны Татарстанда мәдәни мирасны саклау буенча системалы эш алып бару, хосусый-дәүләт партнерлыгын практикада файдалану, хәйрия чараларын җәлеп итү белән таныштырды. Мәчкәрә авылында мәчет шундый мисалларның берсе булды, хәзер аны реставрацияләү ирекле иганә акчалары хисабына башкарыла.
Әңгәмәдә төрле мәсьәләләргә кагылдылар: белгечләрне укыту һәм әзерләү, төрле материаллар белән реставрация эшләре методикасы, исәпкә алу һәм контроль системасы, цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү. Архитектура һәйкәлләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү эше аеруча кызыксындырды. Бу мәсьәләдә алынган тәҗрибә бигрәк тә кыйммәтле.
Делегация әгъзалары сәфәр барышында Казан Кремле, Болгар һәм Зөядә булачак.