Сөембикә манарасы канәгатьләнерлек хәлдә, аңа бүгенге көндә берни куркыныч та янамый

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Сөембикә манарасы канәгатьләнерлек хәлдә, аңа бүгенге көндә берни дә янамый. Шуңа да карамастан, фундаментны ныгыту буенча планлы эшләр планлаштырылган.

Бу хакта Комитет рәисе Иван Гущин Казан Кремле объектларын карау барышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә хәбәр итте.

Хәзерге вакытта тиешле инженерлык тикшеренүләре үткәрелгән инде. Беренчел чираттагы авариягә каршы чаралар проекты әзерләнгән. Якын арада подряд оешмасы турыдан-туры эшләргә керешәчәк.  Һичшиксез, куркынычсызлык техникасын үтәү максатыннан территория ябылачак.

Икенче этап булып тышкы яктан да, тарихи манара эчендә дә реставрация эшләре торачак. Аларны үткәрү барышында югалган яисә җимерелгән кирпечләрне алыштыру каралган. 

ТР Мәдәни мирас обектларын саклау комитеты, архитектор-реставраторлар белән берлектә, турыдан-туры туристлык күрсәтү өчен манараның эчке бүлмәләренә керү мөмкинлеге булган объектны урнаштыру мәсьәләсен тикшерә.

Хәзер Казан Кремленең Гаммәви урыннар территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итә.  Иске асфальт өслек бетерелә һәм яңа гранит брусчаткадан салына торган грунт әзерләнә. Бинага тоташкан зонада чуеннан плиталар өстәмә элемент булачак, бинаның тарихи катламы темасын дәвам итү буларак.

10 сантиметр тирәнлектәге ясалма инеш һәм буаның тимер-бетон җайланмасын урнаштыруга әзерлек бара. Алар Казан Кремлендә шәһәр кешеләре һәм шәһәр кунаклары өчен уңайлы мохитнең бер өлеше булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International