«Цифрлы мирас» конференциясен он-лайн карап булачак

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Kazan Digital Week кысаларында, иртәгә, 21 сентябрьдә Казанда «Цифрлы мирас»  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Чара Россия Федерациясе мәдәни мирас объектларын саклауның тармак федераль һәм төбәк дәүләт органнары катнашында планлаштырыла.

Фәнни һәм проект оешмалары белгечләре, археологлар һәм аттестованный экспертлар катнаша.

Конференция мәдәни мирасны цифрлаштыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә, шулай ук мәдәни мирас объектларын исәпкә алу һәм дәүләт саклавы мәсьәләләрендә цифрлы технологияләрне гамәлгә керткәндә һәм кулланганда бердәм алымнар эшләүгә юнәлдерелгән.

Конференция форматы хакимият органнарына йөкләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру процессында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр буенча һәрьяклап фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк.

Конференциянең датасы һәм вакыты: 21 сентябрь, 13.00 сәгатьтә.

Түбәндәге сылтама буенча чараларны онлайн трансляцияләү:

https://youtu.be/kJM6pNo4wDE

Чара сайты: https://naslediert.com/page29398117.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International