Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты хезмәткәрләре «Һәлак булган сугышчыларга һәйкәл, 1822 ел, архитектор Н.Ф. Алферов» объектының агымдагы торышын тикшерделәр. Чиркәүнең төп бинасына керү юлы ябык. Әмма, койма җимерелгән һәм элеккеге келий биналарының берсенең ян бүлмәләренә ишек ачылган.
Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе белән берлектә чаралар күрелде. Бинаның ишеге эретеп ябыштырылган, гыйбадәтханә периметры буенча койманың төзәтелгән.
Һәлак булган сугышчыларга һәйкәл федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора.
2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән ремонт-реставрация эшләренең тулы комплексын, яр буен ныгытуны һәм һәйкәл территориясен төзекләндерүне күздә тоткан фәнни-проект документациясе эшләнде.
Проектка дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсе һәм Комитетның килештерүе алынды.
Бүгенге көндә республика, федераль ведомстволар белән берлектә, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән финанслауны исәпкә алып, реставрация эшләрен башкаруга федераль ассигнованиеләр бүлеп бирү мәсьәләсе карала.