Татарстан биш ел эчендә, кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бөтенроссия конкурсында катнашып, иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә 2,5 млрд сумнан артык акча отты.
Быел Татарстан 510 млн сумлык федераль грант отты. Республика җибәргән җиде заявканың алтысы җиңде. Аерым алганда, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лениногорск проектларын гамәлгә ашыруга 95 млн сум, Зәй - 85 млн сум, Лаеш һәм Болгар - 70 млн сум акча алдылар.
Проектлар 2023 һәм 2024 елларда гамәлгә ашырылырга тиеш.