2022 елның 21 сентябреннән 22 сентябренә кадәр Казанда Россия халыкларының мәдәни мирас елына (Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 30 декабрендәге 745 номерлы Указы) һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы (Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 8 октябрендәге ПУ-800 номерлы Указы) багышланган мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча «Мирас цифрада!» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак
Конференция Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештырган Kazan Digital Week 2022 Халыкара форумының состав өлеше булачак (форум 21 – 24 сентябрь көннәрендә уза), анда форумның юнәлешләренең берсе - «Мәдәният өлкәсендә санлы технологияләр» темасы.
Чара тармак федераль дәүләт органнары һәм оешмалары, Россия Федерациясе субъектларының мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре, аларның ведомство оешмалары, фәнни һәм проект оешмалары, археологлар һәм мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә аттестацияләнгән экспертлар катнашында планлаштырылган.
Конференция мәдәни мирасны цифрлаштыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә, шулай ук мәдәни мирас объектларын исәпкә алу һәм дәүләт саклавы мәсьәләләрендә цифрлы технологияләрне гамәлгә керткәндә һәм кулланганда бердәм алымнар эшләүгә юнәлдерелгән.
Конференция форматы саклау органнары вәкилләренә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белгечләре белән бергә хакимият органнарына йөкләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру процессында килеп чыга торган проблемалы мәсьәләләр турында һәрьяклап фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк.
Конференциянең төп тематик юнәлешләре:
- Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкарьләренең) бердәм дәүләт реестрын алып бару һәм тулыландыру;
- дәүләт хезмәтләре күрсәтү, аларны электрон рәвешкә күчерү: административ регламентларны әзерләү һәм үтәү үзенчәлекләре;
- цифрлы археология: рельефның цифрлы модельләрен, фотограмметрияне булдыру һәм алып бару;
- контроль-күзәтчелек эшчәнлеген уздырганда дәүләт мәгълүмат системаларын куллану (ЕРКНМ/ЕРП, ЕИС ТОР КНД һ.б.);
- шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмат системаларында саклау органнарының эш тәҗрибәсе;
- шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсен оптимальләштерү чарасы буларак ясалма интеллект;
- мәдәни мирас объектларын мәгълүмати модельләштерү (BIM-
технологияләр): гамәлгә ашыру, гамәлгә кертү, куллану.
Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар:
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын комитеты
«Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ
Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы, Казан шәһәре,
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге
Чара сайты:
https://naslediert.com/home, «Конференция» бүлекчәсе
2022 елның 11 сентябренә кадәр онлайн-теркәлергә мөмкин.
Kazan Digital Week 2022 Халыкара форумы сайты:
https://kazandigitalweek.com