ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин җәмәгатьчелеккә Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы мәчет территориясен төзекләндерү паспортын һәм проектын тәкъдим итте. Төзекләндерү буенча барлык эшләр реставрация эшләре кысаларында алып барыла, хәзер алар борынгы мәчеттә хәйрия акчаларына башкарыла. Авыл халкы мәдәният һәйкәле тирәсендәге төзекләндерелгән территориянең ничек булачагын үз күзләре белән күрде. Ә аннары үз фикерләре белән уртаклашты. Чарада катнашучылар шулай ук мәдәни мирас объектында агымдагы реставрация эшләре барышы белән танышты.