Архангельские Кляри авылындагы чиркәүдә реставрация эшләре расланган график буенча бара

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов һәм Казан епархиясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Святослав Мирганиев Архангельские Кляри авылында булдылар, анда XVIII гасырда төзелгән Михаил-Архангельск чиркәвендә реставрация эшләре дәвам итә.

Реставраторлар инде бураны торгызган һәм фундаментны ныгыткан. Реставрация эшләренең 2 нче этабы башланды. Яңа проект экспертиза һәм барлык килештерүләрне узган. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан кирәкле рөхсәт алынган. Якын арада гөмбәз урнаштырылачак, шуннан соң эчке бизәкләү эшләре башланачак. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар бинаның алгы ягын нинди төсләргә буяу турында фикер алыштылар. Гыйбадәтханә буялачак төс тә билгеләнде.  Чиркәүне торгызырга җирле дин әһелләре дә, район хакимияте дә булыша. Гыйбадәтханәне ачу һәм изгеләндерү 21 ноябрьгә планлаштырылган.

Архангельские Кляри авылында агач чиркәү 1757 елда төзелә. Җирлектәге мәхәлләгә XVII гасырда нигез салынган. 1856 елда чиркәүне шактый зурайталар һәм реставрациялиләр. Реконструкциягә акчаны алпавыт Соколовлар бүлеп биргән. ХХ гасыр башында гыйбадәтханәгә чиркәүгә чаң кагу манарасы урнаштырыла. XXI гасыр башыннан чиркәү буш торган. Соңгы 100 елда чиркәү бер тапкыр да ремонтланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International