Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы фәнни-методик совет составына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы фәнни-методик совет составына үзгәрешләр кертелде. Советка, элеккеге кебек үк, танылган архитекторлар, реставраторлар, инженерлар, проект һәм төзелеш оешмалары, югары уку йортлары вәкилләре, профессиональ эшчәнлеге архитектура һәйкәлләрен саклау һәм реставрацияләү эше белән бәйле кешеләр керде.

Фәнни совет утырышлары даими рәвештә үткәрелә. Түгәрәк өстәл форматы, дискуссияләр, профессионаллар даирәсендә фикер алышу һәрьяклап, югары эксперт дәрәҗәсендә, һәр тәкъдим ителгән проектны комплекслы карарга мөмкинлек бирә.

Бу эшнең әһәмиятен бәяләү кыен, чөнки нәкъ менә проектлау этабында хаталардан качарга, алынган методик рекомендацияләр нигезендә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертергә мөмкин.

Советның киләсе утырышы яңартылган составта узачак. Биредә, электәге кебек үк, әһәмиятле, танылган биналарның, республиканың байлыгы булган һәм дәүләтнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булган мәдәни мирас объектларының язмышы хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International