Казан Кремленең Биш кырлы манарасы урынында күзәтү мәйданчыгы торгызала

2022 елның 16 июле, шимбә

Казан Кремленең Биш кырлы манарасы урынында күзәтү мәйданчыгын торгыза башладылар. Яз көне корылманың музейлаштырылган фрагментының тышкы катлавы өлешчә җимерелгән иде, башлангыч мәгълүматлар буенча, моның сәбәбе – кар сулары юу.

Бүгенге көндә авариягә каршы эшләр башкарылган инде – белгечләр тышкы катлауны һәм плитәне демонтажлаганнар, иньекцияләр ярдәмендә нигезне ныгытып, арматура белән зубутовканы бәйләгәннәр. Тиздән эшчеләр су чыгаруны мәйданчык дәрәҗәсеннән оештыруга керешәчәкләр, шуннан соң саклагыч нигез плитәсен һәм тышкы катлауны кайтарачаклар. Биш кырлы манара, Казан Кремленең башка кайбер манаралары кебек үк, искерү сәбәпле XIX гасырда сүтелгән.

Корылманың нигезендә өлешчә күп гасырлык нигез ташлары сакланып калган, аларны 2002 елда алганнар һәм музейлаштырганнар. Биш кырлы манараның фрагменты калкулыкның текә кырыенда урнашкан, шуңа күрә аның ныклыгына даими зыян килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International