ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Архангельск Кляри (ТР Кама Тамагы районы) авылында булдылар. Биредә алар XVIII гасырда төзелгән Михаил-Архангельск чиркәвендә реставрация эшләренең барышы белән таныштылар.
Реставраторлар инде бураны торгызганы һәм фундаментны ныгыткан. Якын арада гөмбәз урнаштырылачак, шуннан соң эчке бизәкләү эшләре башланачак. Иван Гущин билгеләп үткәнчә, белгечләр хәзерге вакытта чиркәүне нинди төскә буярга икәнен хәл итә, чөнки аның башта нинди төстә булуы билгесез.
Гыйбадәтханәне ачу һәм изгеләндерү 21 ноябрьгә, Михаил Архистратигны искә алу көненә планлаштырылган.
Митрополит Кирилл сүзләренчә, барлык эшләр сыйфатлы башкарыла. «Диварларны ремонтлау җиңел түгел. Бу диварларга тормыш өрү тагын да катлаулырак. Ләкин мин чиркәү дога һәм мәхәллә кешеләре белән тулачагына ышанам», - диде митрополит.
«Чиркәүне торгызырга җирле дин әһелләре дә, район хакимияте дә булыша. Без подрядчылар белән бераз ялгыштык, ләкин, һичшиксез, чиркәү торгызылачак. Без бинаны тарихи ватанына кайтардык. Хәзер яңа реставрация проекты экспертиза уза. Ул тәмамлангач, эш дәвам итәчәк. Бураның якынча өчтән бер өлеше оригиналь булачак. Гөмбәзләр әзер инде. Без ноябрьгә реставрацияне төгәлләргә уйлыйбыз», - дип хәбәр итте Иван Гущин.
«Бу объектның тарихы гадәти түгел. Без аны сүтелгән хәлдә алдык. Узган ел без бураны торгыздык. Якын арада түбәне төзекләндерәчәкбез, бинаны тышлаячакбыз һәм интерьер белән шөгыльләнәчәкбез», - дип аңлатты «ОСК» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Крючков.
Архангельски Кляри авылында агач чиркәү 1757 елда төзелә. Җирлектәг мәхәлләгә XVII гасырда нигез салынган. 1856 елда чиркәүне шактый киңәйтәләр һәм реставрациялиләр. Реконструкциягә акчаны алпавыт Соколовлар бүлеп биргән. ХХ гасыр башында гыйбадәтханәгә чаң манарасы төзегәннәр. Совет чорында гыйбадәтханә бинасында склад урнашкан. XXI гасыр башыннан чиркәү буш торган.
Соңгы 100 елда чиркәү бер тапкыр да ремонтланмаган. 2018 елда Кама Тамагы районы хакимияте аны торгызырга карар кылган. 2019 елның гыйнварында Вологда реставраторы Александр Попов чиркәүне ремонтлый башлаган. Хәзерге вакытта Татарстанга әйлнеп кайткан гыйбадәтханә бинасын «ОСК» ҖЧҖ реставрацияли.
Мәкаләдә «Православие в Татарстане» сайты материаллары файдаланылды: https://tatmitropolia.ru/newses/eparh_newses/kaznews/.