14 июнь көнне элеккеге Алафузов театры бинасында янгын булды. Аның чормасы һәм түбәсе янды. Ут һәм янгынны сүндергәндә килгән зыян әлегә бәяләнмәгән. Әмма хәзердән үк аның сизелерлек икәне аңлашыла. Сак предметына зыян килгән. Янгынның һәм бу хәлнең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.
Комитет гаризасы буенча 17 июнь көнне Россия Җинаять кодексының 243 нче «Бердәм дәүләт реестрына кертелгән Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) юкка чыгару яки зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
«Алафузов театры бинасы, XIX гасырның икенче яртысы» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, һичшиксез, торгызылачак.