Кремльнең Спас манарасындагы йолдыз сүтеп алынган һәм җитештерү базасына китерелгән

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген экспертлар, тимерчелек эше осталары, подрядчылар һәм заказ бирүченең вәкилләре Казан Кременең әһәмияте элементын реставрацияләү нечкәлекләре турында сөйләштеләр. Казан Кремленең иң танылган манарасының йолдызы хәзерге вакытта объектта бара торган гомум реставрация эшләре кысаларында алынган.

Йолдыз Спас манарасына 1963 елда урнаштырылган. Җиздән ясалган йолдыз нурлары тузган, тутыккан һәм алыштыруны таләп итә. Белгечләр иске йолдыз үрнәгендә тутыкмый торган корычтан шундый ук йолдыз нурларын әзерләячәк, алар берничә дистә ел хезмәт итәчәк. Металлны коррозиягә каршы материаллар һәм титан нитриды белән каплаячаклар – шуның аркасында йолдыз алтын кебек ялтыраячак. Нурларны, элеккегечә үк, булган каркаска беркетәчәкләр, ул яхшы хәлдә сакланган.

Йолдыз очка беркетелә торган торбаны – конструкциянең нигезен ныгытачаклар, ә декоратив алюминий кыңгырауны яңадан коячаклар, бу юлы ул корычтан булачак.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International