«Казан Кремле манарасындагы йолдызны яңарту өчен вакытлыча алып торалар». «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында шундый исем белән язма дөнья күрде. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин агентлыкка интервью бирде.
Материалда Казан Кремле ансамбленә керә торган архитектура һәйкәлләрен реконструкцияләү турында җентекләп сөйләнелә. Иң беренче чиратта бу Кремль диварлары һәм хәзерге вакытта реставрацияләнә торган Спас манарасы.
«Биш кырлы йолдыз рәвешендәге манара өсте 1963 елда куелган. Аны яңарту вакыты җитте. Йолдызны манара өстеннән сак кына салдырачаклар, аска төшерәчәкләр һәм ул җитештерү цехына җибәреләчәк. Йолдызның бер нурыннан икенчесенә кадәр озынлыгы – 2,7 метр. Манара конструкциясенең гомуми биеклеге - 2,9 метр. Манара очы эретеп ябыштырылган һәм ике өлештә чүкеп беркетелгән. Җилдән әлеге урынга зыян килгән», – дип сөйләде Иван Гущин.
Тулырак язманы түбәндәге сылтама буенча кереп укый аласыз: https://www.tatar-inform.ru/news/ponimaem-cto-budem-rezonans-zvezdu-s-basni-kazanskogo-kremlya-snimut-na-rekonstrukciyu-5868112