Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында урнашкан «Мәчет, 1791 ел», мәдәни мирас объектында төзәтү-реставрацияләү эшләре дәвам итә. Март аенда әлеге эшләр ТР мөселманнары Диния нәзәрате белән берлектә башланды. Бу авыл кешеләре өчен генә түгел, ә бөтер республика мөселманнары өчен күптән көтелгән вакыйга.
Объект бары тик хәйрия акчаларына гына торгызылачак. Бу тема татарстанлылар өчен бик мөһим. Күпләр, безнең борынгы бабаларыбыз кебек, үз мөмкинлекләренә карап, төзелештә, храмнарны реставрацияләүдә катнашырга әзер.
Шуңа күрә, тагын бер яңа - «Сохраняем ВМЕСТЕ» проектына старт бирелде.
Аның максаты һәм бурычлары - тарихи мәчетләрне һәм чиркәүләрне торгызуга акча җыю. Бу гадәти булмаган, яңа эш.
Тарихи мәчетне саклап калу кысаларында хәйрия акчаларын җыю Татарстанның Кукмара районы мөхтәсибәте тарафыннан башкарыла. Һәркем әлеге проектта катнаша ала.
1 июньдә naslediert.com интернет-сайты эшли башлады. Сайтта объектта уздырыла торган барлык эшләрнең төгәл мәгълүматы һәм фотолары, һәйкәл тарихы турындагы мәгълүмат, хәйрия акчалары күчерергә мөмкин булган исәп-хисап счетының реквизитлары тәкъдим ителә.
Әлеге проектны тормышка ашыру 18 гасыр ахырында төзелгән уникаль архитектура һәйкәлен торгызуга булышачак.
Реквизитлар:
Местная Мусульманская Религиозная Организация – Мухтасибат Кукморского района Централизованной Религиозной Организации – Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан
Наименование Банка: ПАО «АК БАРС» БАНК Дополнительный офис «Кукморский № 1»
ИНН, КПП: 1623001805/165601001
БИК: 049205805
Р/C: 40703810800240000011
К/C: 30101810000000000805
Адрес: 422110, Кукморский район, пгт.Кукмор, Мичурина д.4
Назначение платежа: «Благотворительное пожертвование на реставрацию мечети в с. Маскара»
http://www.naslediert.com/