ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы фәнни-методик советта Крестовниковлар заводын җайлаштыру проекты хакында фикер алыштылар

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы фәнни-методик советы беренче тапкыр КДАТУ базасында, «Мирас» үзәге мәйданчыгында үтте. Анда «Бертуган Крестовниковлар» фабрика-сәүдә ширкате бинасы», XIX гасыр уртасы – XX гасыр башы, (Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 113 йорт) мәдәни мирас объектын реставрацияләү һәм заманча файдалану өчен җайлаштыру» проекты тәкъдим ителде.

Спикерлар сыйфатында архитекторлар Светлана Мамлева һәм Елена Кальюранд, шулай ук «Рекон+» Фәнни-җитештерү фирмасы» ҖЧҖнең баш инженеры Марина Вилкова чыгыш ясады.

Бина Заманча Тукай, Мәрҗәни һәм Назарбаев урамнары киселешендә Кабан күленең уң ягында урнашкан. Яр буе, җәяүлеләр маршрутлары, территориянең туристик җәлеп итүчәнлеге фуд-молл, ә бу кафе һәм рестораннар булган җәмәгать туклануы зонасының тулы бер комплексына бу территориядә ихтыяҗ зур булырга мөмкин. Шуңа да объектны функциональ файдалану буенча сораулар булмады.

Беренче каттагы зур тәрәзәләрнең бер өлешен, ишегалдына чыгу өчен үтәли киңлекләр, максималь ирекле планлаштыру һәм зоналарга бүленү, катларны тоташтыручы өчмаршлы ачык баскыч-болар барысы да 2017 елда янгын кичергән, нәтиҗәдә, барлык агач конструкцияләр юкка чыккан, түшәм һәм түбә җимерелгән корылмага минималь йогынты ясый.

Сораулар детальләргә кагылды. Иң беренче чиратта – түбәдә пыяла зенит фонаре булу. Проектта икенче ут күздә тотылган. Пыяла конструкция түбә рельефын кабатлааячак, аның өстеннән чыгып тормаячак һәм шуңа да карамастан, бу элементның ни дәрәҗәдә кирәкле һәм нигезләнгән булуы – бу совет әгъзаларын кызыксындырган сорау.

Парковка булмау гаҗәпләндерде. Якында урнашкан муниципаль парковка урыннарына гына исәп тоту шик уятты. Әмма, бу шәһәр үзәгендә урнашкан барлык объектлар проблемасы. Комплекс территориясендә парковка урыннары булдыру мөмкин түгел. Проект милекчесе һәм авторлары мондый тәҗрибәне башка шәһәрләрдә өйрәнгәннәр һәм, алар фикеренчә, бу бинага керү өчен проблема булырга тиеш түгел.

Совет әгъзаларын вентиляция үткәрү карарлары кызыксындырды. Кухня бүлмәләре булуын исәпкә алып, аның ничек гамәлгә ашырылачагын, объектның тышкы кыяфәтен бозмаячагын аңларга кирәк.

Бина күл белән янәшә урнашкан – бу, һичшиксез, өстенлек, әмма бу районда су чыгару белән бәйле проблемалар китереп чыгара. Подвалларда дым һәм су булу монда сирәк күренеш түгел. Шуңа да карамастан, проект буенча подвал биналары техник ихтыяҗлар өчен актив файдаланылачак.  Фильтрациягә каршы пәрдә һәм горизонталь гидроизоляция ясарга кирәк.  Подвалда авария конструкцияләрен алыштырачаклар. Объект тирәли җир дәрәҗәсе тарихи билгегә кадәр түбәнәйтелгән, ә бу кирпеч цоколны реставрацияләү белән бер метрдан артык. Моннан тыш, территорияне планлаштыру хисабына су чыгару каралган.

Булачак фуд-моллның тышкы күренеше элементлары буена карарлар – агач тәрәзәләрнең төсләре, коймалар һәм тимер капкалар, шулай ук киңлекнең эчке планировкасы буенча кайбер карарлар кызыксыну уятты.

Совет әгъзаларының һәрберсе үзенең йомгаклау фикерен җиткерде. Барысы да проект лаеклы дип таныдылар, әмма элеккеге завод бинасының бай тарихын кулланырга һәм сакланган элементларны, фотосурәтләрне һәм бүлмә интерьерларын кертергә тәкъдим иттеләр. Бирегә килгән кешеләр заказлар ясап, төшке аш, аралашып кына калмыйча, урынның тарихына якыная, кайчандыр сәнәгать объекты булган бина атмосферасына чума алачак. Ә бу һәрвакыт кызыклы һәм өстәмә өстенлекләр бирә.  Ләкин, иң мөһиме, билгеләп үтелгәнчә, бина яңадан тормышка кайтарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International