Казан Кремле диварларында авариягә каршы эшләр башланды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Казан Кремле Ансамблендә, ә нәкъ менә 6-7 диварларда авариягә каршы эшләр килештерелгән проект документлары һәм Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан бирелгән рөхсәт буенча башкарыла.

Проект карарлары Төньяк-Көнбатыш һәм Тайницкая манарлары арасындагы участокларда «Татинвестгражданпроект» ДУП үткәргән инженер тикшеренүләр нәтиҗәләренә нигезләнгән.

16 май көнне «Евростройхолдинг+» компаниясенә беренче чираттагы авариягә каршы эшләрне башкару өчен рөхсәт бирелде.

Эшләр теркәлгән кирпеч кладка җимерелү, аерым очракларда диварларның янтаюы, ярыклар барлыкка килү, грунт утыру, диварлар җебү,
 бизәк катламы аерымлануга чик кую өчен башкарыла.

Зыян килүнең бер сәбәбе булып өстәге сулар беләни нигез туфраклары юылу тора.

Барлык эшләр дә Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты контролендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International