Мәдәни мирас объектлары – Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга һәйкәлләр

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү өчен үзеннән бик зур өлеш керткән. Татарстанннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән һәм аларның яртысы кире әйләнеп кайтмаган.

Без Ватаныбызның азатлыгы өчен үз гомерләрен кызганмаган ватандашларыбызның хәтерен саклыйбыз.


Фотогалерея: мәдәни мирас  объектлары – сугыш геройларына һәйкәлләр.


• Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле, (федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты, Казан шәһәре, Беренче Май мәйданы);

• Советлар Союзы Герое Николай Георгиевич Столяров сыны, (федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты, Казан шәһәре, Клара Цеткин урамы);
• Советлар Союзы Герое П.М.Гаврилов сыны, (ачыкланган мәдәни мирас объекты, Питрәч районы, Күн авылы);
• Бөек Ватан сугышы фронтларында Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган 66нчы укчылар корпусы, 18 нче укчылар дивизиясе һәм 175 нче лазарет корпусы сугышчыларына һәйкәл, 1986 ел, архитекторлар С.С.Айдаров, Ю.В.Черепанов (җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты, Казан шәһәре, Краснококшайская урамы, 178);
• Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Саба кешеләренә һәйкәл (Саба районы, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International