Апанай мәдрәсәсе бинасы – Комитетның игътибар үзәгендә

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Мәрҗәни урамында урнашкан «Апанай мәдрәсәсе бинасы  (Касимия, Күл буе)», XIX гасыр ахыры, XX гасыр башы, 1893 – 1897еллар, мәдәни мирас объекты түбәсенең авария хәлендә булуы Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашындагы күчмә утырышның төп темасы булды. Бина түбәсенең бер өлеше яраксыз хәлгә килгән, нәтиҗәдә бинаның чормасына һәм эчке бүлмәләргә су үтә.

Түбәнең тимер түшәмәсе черегән һәм җимерелеп төшәргә тора. Аны тулысынча алыштырырга, шул исәптән атламаларны да ныгытырга кирәк. Вазгыять ашыгыч чаралар күрүне таләп итә.

Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә авариягә каршы эшләрне финанслау мәсьәләсе хәл ителә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International