ТР Мәдәни мирас обектларын саклау комитеты һәм «Татарстан мәдәни мирас үзәге» ГБУ хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә катнашты.
Биектау районында нарат үсентеләре утыртылды. Урманның бу участогы көчле җил вакытында зыян күргән. Күп кенә агачлар ауган. Яңа үсентеләр үсеп китәр дип уйлыйбыз, чөнки алар бөтен технологик кагыйдәләрне истә тотып утырттылды. Бу урманнарны саклау эшенә зур өлеш кертер дип ышанабыз.