Кадерле дуслар!
Сезне Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне белән котлыйм.
Бу киң җәмәгатьчелекнең игътибарын мәдәни мираска юнәлтергә, аның даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуын искә төшерергә чакырылган уникаль бәйрәм.
Мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау Россия Федерациясендә дәүләт хакимияте органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. 2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип очраклы рәвештә генә игълан ителмәде.
Илебезнең бай үткәне уникаль тарих һәм мәдәният һәйкәлләрендә чагылыш тапкан. Татарстанда дәүләт саклавында биш меңнән артык архитектура, шәһәр төзелеше һәм археология объекты бар. Бу без сакларга һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиешле универсаль кыйммәт.
Мәдәният һәйкәлләрен саклау эшенә архитекторлар, реставраторлар, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, шәхси инвесторлар, волонтерлар бәяләп бетергесез өлеш кертә. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә ел саен республикада дистәләгән уникаль объект торгызыла һәм икенче тормыш ала, шул исәптән хәйрия чаралары хисабына да. Безнең һәркайсыбыз әлеге әһәмиятле эштә катнашырга мөмкин. Бүген, яңаларны төзеп, без мәдәни мирасны саклап калу җаваплылыгы турында да онытырга тиеш түгел, аны югалту котылгысыз рухи ярлылануга китерәчәк, тарихи хәтерне өзәчәк.
Бүгенге бәйрәм көнендә тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау эшендә уңышлар һәм яңа казанышлар телисе килә.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин