Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау Бөтенроссия җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары (ТРО ВООПИиК) федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында - «Дротоевский йорты»нда булдылар.
Реставрация эшләре иҗтимагый фикер алышулар һәм дәүләт экспертизалары узган проект буенча уздырыла. Шул ук вакытта җәмәгатьчелек вәкилләрендә сораулар туган - төзелеш нинди хәлдә һәм реставрация эшләре ничек үткәрелә.
Йорт озак вакыт буш торган, бу аның торышында начар тәэсир ясаган. Тикшеренү барышында күп нәрсәнең яраксыз хәлгә килүе ачыкланган. Кирпеч һәм агач өлеше эшләр башланганчы канәгатьләнерлек хәлдә булмаганнар. Бүрәнәләр искергән һәм өлешчә яки тулысынча алмаштыруны таләп иткән. Бер агач баскыч юкка чыккан, ә икенчесе авария хәлендә булган. Күп кенә декоратив элементлар бөтенләй юкка чыккан, ә сакланып калганнары алынып, саклауга куелган. Объектны хәрабәләрдән һәм чүп-чардан чистарту процессында яңа тарихи элементлар ачыкланган. Яңадан торгызырга мөмкин булган бөтен нәрсә яңадан кайтарылачак.
Белгечләр урында сорауларга җавап бирде һәм кабул ителгән карарларны нигезле булуын раслады. Моның реставрация гына түгел, ә бинаны алга таба да файдалану өчен яраклаштыру икәнен исәпкә алырга кирәк.
Эшләр быел тәмамланырга тиеш һәм Дротоевский йорты яңадан тормышка кайтачак.