Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы фәнни-методик совет утырышы узды. Аның төп темасы «Дротоевский йорты» федераль әһәмияттәге объектта реставрация эшләрен үткәрү булды.
Утырышта республика Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, аттестацияләнгән архитектор-реставраторлар, инженер-конструкторлар катнашты. Объектка игътибар зур булганлыктан, әлеге мәсьәлә турында һөнәри берләшмәләр белән фикер алышу кирәк иде. 2,5 сәгать дәвам иткән фикер алышулар барышында архитектор-реставраторлар һәм проектның баш инженеры доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш барышында объектны саклап калуның һәм аны заманча файдалануга яраклаштыруның мөһимлеге билгеләп үтелде.
Эшләрне башкаруга рөхсәтләр Комитет тарафыннан узган елның августында бирелгән иде. Барлык проект карарлары законда билгеләнгән тиешле килештерү процедураларын узган. Комитет атна саен реставрация эшләренең барышын тикшереп тора. Эшләр эшләр барышында нинди дә булса хокук бозулар ачыкланмаган.
Шулай ук якын арада ТРО ВООПиК белән очрашу һәм объектта булу планлаштырылуын да билгеләп үтәргә кирәк.