ТР Диния нәзарәтендә Кукмара районында урнашкан 18 гасыр тарихи мәчетен реставрацияләү турында фикер алыштылар.
ТР Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарастан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белән очрашуы булды. Җитәкчеләр республика әһәмиятендәге һәйкәлне - Татарстан Республикасы Кукмара районы Мәчкәрә авылының 18 гасырда төзелгән борынгы тарихи мәчетне реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәчкәоә мәчете татар мәдәният архитектурасы һәйкәле булып тора. Мөфти Камил хәзрәт Иван Николаевичка тарихи мәчетләргә игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм Мәчкәрә мәчетен реставрацияләү планын хуплады, шулай ук реставрация проекты буенча теләкләрен әйтте, тарихи объектны яңадан торгызу әһәмиятен билгеләде.
Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчете 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Мәчет эчендә мәдрәсә булган, анда төрле елларда Казан, Уфа һәм Нократ губерналарының күп кенә мөселман руханилары дини белем алган. Алар арасында, мәсәлән, күренекле акыл иясе һәм ислам реформаторы Габденнасыр Курсави бар.
Ел саен Кукмара районы мөхтәсибе авылдан чыккан күренекле кешеләр истәлегенә Мәчкәрә укуларын үткәрә.