Гомерен Татарстанның мәдәни мирасын саклау эшенә багышлаган Наил Юсупов вафат булды. Ул урында реставрация эшләрен башкару белән шөгыльләнүче участок мастерыннан баш инженерга кадәр хезмәт юлы үтә, аннары Татар махсус фәнни-реставрацияләү идарәсен җитәкли. Чирек гасыр буе, 1947 елдан 1999 елга кадәр ул әлеге вазифаны били. Аның җитәкчелегендә республика өчен әһәмиятле булган архитектура һәйкәлләрендә системалы реставрация эшләре башкарыла.
Наил Зиевич үз эшенә фидакарь хезмәт үрнәге булды. Ул хезмәттәшләре хәтерендә күренекле реставратор, җитәкче буларак кына түгел, белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булган яхшы күңелле кеше буларак та калачак.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Наил Йосыповның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.