Бүген әлеге объектларны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган киңәшмәдә ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «Казан университетының Астрономия обсерваторияләре» комплексын төбәк сак категориясеннән федераль сак категориясенә күчерү турында сөйләде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узды.
Шулай ук дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын үткәрү турында да сүз булды, ул архитектура комплексының объектлар составын аныкларга тиеш.