«Игелек - Доброта» фонды оештырылды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Татарстанда җәмгыятьне рухи-әхлакый тәрбияләүгә булышу йөзеннән «Игелек - Доброта» фонды оештырылды. Бу хактагы указны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Фонд максатарының берсе җәмгыятьне рухи-әхлакый тәрбияләү өчен кирәкле объектларын төзү, торгызу һәм реставрацияләү, алардан файдалану һәм аларны карап тотуны тәэмин итү, шулай ук объектлар тирәсендәге территорияләрне тәртиптә тоту һәм үстерү белән бәйле чараларны финанслау булачак.

Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән фондның күзәтүчеләр советына ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин да керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International