Казанның Киров районында, Энгельс урамы, 20 адресы буенча урнашкан «Завод мәчете, XХ гасыр башы» мәдәни мирас объектында реставрация эшләре башланды.
Туры почмаклы бер катлы агач корылма башта 1897 елда төзелгән Казан җитен эрләү-туку фабрикасының бер бинасы була. Соңрак, 1910 елда биредә Алафузов заводында эшләүчеләр өчен мәчет оештырыла. 1930 елда аны ябалар, ә бинаны тулай торак итеп үзгәртәләр.
Нәкъ менә шул вакытта, 20 гасыр урталарында биредә янгын чыга һәм бинаның бер өлешенә зыян китерә. Бурада ут эзләрен күрергә була. 1993 елда мәчетне дин тотучыларга кайтарып бирәләр.
Бүгенге көндә хәйрия акчалары хисабына әзерлек эшләре башкарылган. Интерьер һәм экстерьер детальләре сүтелгән, бу бураның торышын җентекләп тикшерергә, аның кимчелекләрен ачыкларга мөмкинлек биргән.
Барлык эшләр дә быелның көзендә тәмамланырга тиеш.