Комитет рәисе Иван Гущин Дротоевский йортында журналистлар өчен экскурсия үткәрде

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Дротоевский йорты» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектында журналистлар өчен пресс тур оештырды.

Бина буенча экскурсияне Комитет рәисе Иван Гущин үткәрде, ул авариягә каршы, ремонт-реставрация эшләре барышы турында сөйләде. ММЧ вәкилләре бина белән иулысынча тыныша алды. Шулай ук архитектор, төзүчеләргә үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм объектының хәзерге хәлен үз күзләре белән күрделәр.

Хәзерге вакытта планлы авариягә каршы чаралар тәмаманган. Бинаны нигезе, кирпеч кладкасы ныгытылган, инъектирлау юлы белән диварларга  гидроизоляция ясалган.

Авария хәлендәге агач матчалар алмаштырылган, түбәсе сүтелгән.

План буенча барлык эшләр дә быел тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International