ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының бүген узган йомгаклау коллегиясендә казанышлар, проблемалар һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләштеләр.
Төп доклад белән Комитет рәисе Иван Гущин чыгыш ясады, ул күп темаларны яктыртып узды. Бу объектларны реставрацияләү дә, аларны яңадан файдалану өчен яраклаштыру да, археология һәм контроль, сак законнарын тайпылышсыз үтәү дә. Әлеге темаларның кайберләре әнә шундый булды.
Утырышта видеоэлемтә буенча республика муниципалитетлары, районнары вәкилләре дә катнашты. Күргәзмә тәкъдим ителгән иде, аның белән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм теләгән барлык кеше таныша алды. 2022 елга бурычлар бик зур, чөнки ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.