Бүген Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы Олы Елга авылында реставрациядән соң борынгы мәчет тантаналы рәвештә ачылды. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Олы Елга авылындагы агач мәчет мәдәни архитектура һәйкәле, 19 гасырдагы татар агач архитектурасы үрнәге - мәдәни мирас объекты. Ул 1879 елда Казан губерна идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелгән һәм 1937 елга кадәр гамәлдә булган. Ябылганнан соң мәчет бинасы хуҗалык максатларында файдаланылган. Күпмедер вакыт биредә ашлык склады урнашкан була.
XX гасыр башында әлеге мәхәлләдә 330 йорт хуҗалыгы һәм 516 ир-ат була. Мәдрәсәдә 30 малай һәм 20 кыз укыган.
Мәчет мәдәни мирас объекты статусын 1993 елда алган. Ул саклана торган агач төзелеш сәнгате объектлары реестрына керә. 2017 елдва аны реставрацияләү проекты эшләнгән һәм 2019 елда эшләр башланган. Эшләр хәйрия хисабына финанасланган.
Торгызу эшләре вакытында белгечләр бураның чын стеналарын 70 процентка саклап калган. Ике терәк колонна белән манара нигезе торгызылган. Гыйбадәт заллары интерьерлары эшләнгән. Мәчетнең тышкы бизәлеше һәм декоратив элементлары эшләнгән.
Объектны дини ихтыяҗларга җайлаштыру кысаларында тәхәрәт алу өчен аерым бина төзелгән, территориясе тәртипкә китерелгән. Куркынычсызлыкның янгынга каршы нормаларын истә тотып, бинаны җылыту мәсьәләсе хәл ителгән.