Йошкар-Олада Татарстан һәм Идел буе федераль округының тагын 13 төбәгенең мәдәни мирас объектларын саклау турында сөйләштеләр. Бу көннәрдә анда һәйкәлләрне саклау органнары белгечләренең киңәшмә-семинары уза, чарада ТР Комитеты рәисе Иван Гущин катнаша.
Көн тәртибендә катнашучылар тәҗрибә уртаклаша ала торган мәсьәләләр, проблемалар карала. Мәсәлән, «Тарихи җирлекләр» түгәрәк өстәле кысаларында әлеге территорияләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеген махсус җайга салу белән бәйле мәсьәләләр каралды. Аерым түгәрәк өстәл мәдәни мирасны саклауда музейларның роленә, аларның дәүләт саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсенә багышланган иде.