ТР Президенты Юлламасында мәдәни мирасны саклау турында

2021 елның 8 октябре, җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Ул үз мөрәҗәгатендә мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендәге казанышларны билгеләп үтте. Аерым алганда Президент:

«Киләсе елның җәендә Казан шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен уздыру дөнья җәмәгатьчелегенең республикабыз казанышларын һәм Минтимер Шәрип улы Шәймиевның ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе буларак әһәмиятле ролен тануын раслый»,  - дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International