Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау органнарының ХХ елллык съезды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Севастопольдә тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау органнарының XX еллык Бөтенроссия съезды уза. Әлеге әһәмиятле вакыйгада Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре дә катнаша. 

Гадәттәгечә съезд дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар, экспертлар һәм активистлар вәкилләрен җыя, алар безнең илнең бай архитектур мирасына сак карыйлар.

Программа буенча пленар утырышлар һәм тематик түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.  Дискуссияләрнең төп юнәлешләре арасында - тарихи территорияләрне саклау һәм үстерү, әһәмиятле объектларны торгызу, нәтиҗәле шәһәр төзелеше карарларын гамәлгә ашыру, шулай ук тармак белгечләрен әзерләү.

Съезд ел саен үз мәйданчыгында мәдәни мирасны саклау өлкәсендә профессионалларны берләштерергә мөмкинлек бирә торган бердәнбер чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International